ХИКМӘТ и. гар. 1. 1) әд. Гыйбрәтле вакыйганы тасвирлаган кыска гына кызыклы хикәя, мәзәк. Татар поэзиясендә Мәүлә Колый «Хикмәтләр»е дә, Габделҗаббар Кандалый сатирасы да, Акмулла һәм Дәрдемәнд лирикасы да, Сәгыйть Рәмиев романтизмы да һәм Фәнияр белмәгән тагын дөнья кадәр шагыйрьләр бар икән. Ф.Яруллин. Алар, тормыш тәҗрибәләренә һәм күзәтүләренә таянып, кыска-кыска хикмәтләр әйтеп калдырганнар. А.Тимергалин 2) Сәер хәл; гаҗәпләнерлек нәрсә; искиткеч, аптырарлык хәл; кызыклы хәл, вакыйга. Ул үсмерләрнең, бер-берсенә ирек бирмичә, йотлыга-йотлыга, Болак буендагы хикмәтне сөйләгәннәрен дәшми генә тыңлап торды. Д.Гыйсметдин. Һәркем үзенең кылган «батырлыгы», күргән хикмәтләре турында шул дәрәҗәдә рухланып сөйли ки, хәтта үзләре дә үз ялганнарына ышана төсле тоела. Л.Надыршина 3) Сер, эчке мәгънә; нечкәлек. Галим, тормышның барлык хикмәтләрен белгән, һичнәрсәгә исе китмәгән карт бабай шикелле, аңа читтән карап тора, үзалдына хәйләле көлемсери. Г.Әпсәләмов. Уртак түбә астында уртак балаларның борчу-шатлыклары белән яшәү – кеше гомеренең төп хикмәте, мөгаен, шулдыр. Г.Әдһәмова 4) Тылсым, могҗиза; кодрәт. Әйе, бар шул дөньяның хикмәтләре. Исәпләсәң исең китәрлек могҗизалары бар. Г.Сабиров. Җил-давыл чыкса, алагаем агачларны пыр туздырып сындырып ташлый, карыш буе зәгыйфь үләннәрнең чәчен генә сыйпап үтә, Ходайның хикмәте. А.Әхмәтгалиева 5) Нинди дә булса эшнең асыл сере, сәбәбе һәм кызыгы. Нишләп әле бу Нияз коридор буйлап чатыр чабып йөрүләрен туктатты, нишләп әле әбиләр яткан уң яктагы палата ишеге төбендә генә чуала башлады, дисәм, әһә, хикмәте бар икән. В.Нуруллин. Ялгызлык дигән нәрсәнең әнә шундый хикмәтләре дә бар. Р.Низамиев 2. хәб. функ. Сәер, искитәрлек, аптырарлык хәл, вазгыять. Ни хикмәт, киң итеп тын алып шушы җырны көйли башлауга, улым изрәп йоклап та китә. А.Хәсәнов. Ни хикмәт, моңарчы тыныч холыклы кебек күренгән Харис тупас, каты бәгырьле кешегә әверелде. А.Фәләх ◊ Хикмәте Хода Сүз арасында гаҗәпләнүне белдерү өчен кулланыла. Хикмәте Хода, Ардуанның иреннәре калтыраудан туктый. В.Нуруллин. Әмма бу юлы... Хикмәте Хода: иң кырыйдагы чүплек савыты эченнән, үч иткәндәй, нәкъ теге чактагыча итеп, кесә телефоны чылтырый иде! Р.Низамиев |