ХИКӘЯЧЕ и. 1) Хикәяләр язучы. Хәсән Сарьян тиз арада – өч-биш ел эчендә – оста хикәяче булып танылды. М.Шабаев. Әдәбиятта мин агачтан эшләнгән барлык әйберләр яңадан яфрак ярган дөнья тудыруны ниятем иттем, дигән Баш хикәяче. М.Хуҗин 2) Матур итеп сөйләүче, оста итеп сөйли белүче; сөйләүче. – Ничек егылмаган?.. – дип авызымны гына ачкан идем, хикәяче: – Тукта, сабыр ит, бу гынамы әле?.. – диде. Х.Миңнегулов. Хикәяче, тавышына мөмкин чаклы ваемсызлык, битарафлык төсмере бирергә тырышып, өстәп куйды: – Чынында, ышану-ышанмау Сезнең ихтыярда. Т.Галиуллин |