ХИКӘЯЛӘ’Ү ф. 1) Нинди дә булса хәл, вакыйга турында җентекләп сөйләү, бәян итү; тасвирлау. Рәшит Нәҗметдинов, шахмат партиясен анализлаганда, дәрәҗәсен белеп, кайбер урында тәфсилләп, кайчак кырт борылышлар ясап, әмма аңлаешлы итеп, оста хикәяли иде. М.Хуҗин. Мин, Әхәт абзыйның берәр мөһим вакыйганы хикәяләү алдыннан, шулай озак итеп, авылның тоткан урыны, башыннан үткәннәре турында тәмләп сөйләргә яратуын күптән белгәнлектән, сабырсызлык күрсәтүдән тыелдым. И.Диндаров

2) Эзлекле рәвештә вакыйгаларны сурәтләп язу. Элегрәк иҗат ителгән байтак хикәяләрендәге кебек, монда да әдип рухи-интеллектуаль яссылыкта хикәяли. М.Хуҗин. Мәсәлән, «Безнең өй өянкеләр астында иде...» әсәрендә язучы үзе күргән-катнашкан вакыйганы хикәяли. Фәнни Татарстан

Хикәяләп алу Тиз генә хикәяләү; тиз арада хикәяләү. Бу сорауга җавап бирү өчен, Вәлиулла иң элек үзенең кем булуын, кайда туып үскәнлеген, сугыш михнәтләре кичәргә туры килгәнлеген кыскача хикәяләп алды. Р.Низамиев

Хикәяләп бирү Башка берәү өчен хикәяләү. Инде, ниһаять, сөйләп кенә түгел, хикәяләп бирергә дә тулы хокукым бар диеп беләм. Р.Мөхәммәдиев. Дөрес, башта ул көтмәгәндә-чакырмаганда килеп кергән кешегә шикләнебрәк карады, ләкин сөйләшә торгач ачылып китте һәм белгәнен хикәяләп бирде. З.Мурсиев

Хикәяләп узу к. хикәяләп үтү. Журнал вариантында әдип вакыйгаларның иң ахырына килеп төшә дә аңа хәтле булган хәлләрне Хәлимнең искә төшерүе рәвешендә генә хикәяләп уза иде. Ф.Хатыйпов

Хикәяләп үтү Сүз яки эш уңаеннан хикәяләү. Хәзер ашыкмыйча гына, ипләп-җайлап кына шул хакта хикәяләп үтим әле, яме, мөхтәрәм укучым! Т.Нәҗмиев

Хикәяли башлау Хикәяләргә тотыну. Бүрәнә өстенә утыра, башта агач аягына кага-кага төрепкәсен чистарта, яңа тәмәке тутырып, паровоз кебек төтен чыгара да әкрен генә хикәяли башлый ---. И.Кашфразыев. Соңга таба «мин» исеменнән язылган әсәрләрдә теге яки бу иҗтимагый катлам вәкиле хикәяли башлый, һәм, шуларга бәйле рәвештә, хикәяләү бертөслелектән, күпсүзлелектән котыла. Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә