ХИКӘЯ и. гар. 1. 1) әд. Чәчмә белән язылган кечкенә күләмле әдәби әсәр; шундый әсәрләр жанры. Әмма хикәя язу ул әле үзеңне хикәя остасы дип таныту дигән сүз түгел. А.Хәлим. Моны да кызык хикәя итеп язарсың әле, сиңа ышансаң. Ф.Баттал

2) Телдән сөйләнгән нинди дә булса вакыйга, булган хәл. Мин сезгә моннан күп-күп еллар элек, Әби патша заманында ук булып узган хәлләрдән бер чын хикәя сөйләмәкче булам. Г.Рәхим. Заманында Көрнәледә укыткан теге Гөлүсә белән тагын бер мәртәбә очрашуымны әйтми калдырсам, хикәям тулы булмас төсле. В.Нуруллин

2. с. мәгъ. лингв. 1) Эчтәлеге нәрсәне дә булса раслаудан яки инкяр итүдән гыйбарәт булган (җөмлә). Синтаксик чара сөйләүченең мөнәсәбәте әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре аша белдерелә: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, тойгылы яки өндәү җөмлә һ.б. Ф.Хисамова. Мәсәлән, гадәти сүз тәртибе белән төзелгән җыйнак хикәя җөмлә тыныч тон белән әйтелгәндә синтагмаларга бүленми. Ш.Асылгәрәев

2) Эш яки хәлнең булу-булмавын хикәяләү, хәбәр итү рәвешендә белдерә торган (фигыль формасы). Боерык фигыль, теләк фигыль формалары чын күңелдән гафу үтенгәндә, ә хәзерге һәм киләчәк заман хикәя фигыль формалары әдәп өчен генә, формаль гафу үтенүдә файдаланыла. Р.Абдуллина. Хәбәре үткән заман хикәя фигыль белән белдерелгән җөмләләрнең янәшә күп килүе теләсә кайсы текстны ямьсез итә. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә