ХИҖАМӘ и. гар. Мөселманнарда тәннең йомшак тукымаларына үткен корал белән вак-вак ярыклар ясап вакуум белән кан алдыру ысулы. «Бернинди дә зарар юк, матурым, мин болай да хиҗамә ясамакчы идем (шәригатьчә кан алдырмакчы идем), син минем акчаны да, вакытны да сакларга сәбәп кенә булдың», – дип, тагын хатынын юата. Сөембикә. Кан алдыруны икенче төрле хиҗамә дип тә йөртәләр, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәлам аны нәкъ менә шулай атый. Безнең мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә