ХИАЗМ и. гр. лингв. Мәгънәне көчәйтеп бирү өчен, фразаның бер үк сүзләрен урыннарын алмаштырып кабатлаудан гыйбарәт стилистик фигура (мәсәлән, елый да көлә, көлә дә елый). Хиазм урнашканда, җөмләнең ике өлеше дә эчтәлек, структурасы һәм интонациясе буенча капма-каршы була: Якты барга беленә караңгылык. Татар лексикологиясе. Кире кабатлауларның бары тик беренчесе генә хиазм күренеше итеп карала ала. Фәнни Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә