ХЕШТЕ’Г и. ингл. Микроблогларда һәм социаль челтәрләрдә билгеле бер темадагы, эчтәлектәге хәбәрләрне эзләп табуны җиңеләйтә торган рәшәткә билгесе (#) белән башланып киткән ачкыч сүз яки сүзләр. Фейсбукта хештеглар бик яхшы эшләми, шуңа күрә, бу фикерләр, терминнарның тәрҗемә вариантлары югалмасын дип, «Татарча ничек?» дигән төркем булдырдым. А.Мөхәммәтҗанов. Студентлар, актив яшьләр үз битләрендә фотоларны шушы хештег белән урнаштырачак. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә