ХЕ’-ХЕ иярт. Әкрен генә тавыш белән астыртын көлүне белдерә. – Хе-хе, – дип көлемсерәде гарәп сатучысы, биленә таянып. Н.Фәттах. Нәрсә хәзер, Рәшидәнең күңеле бай, акчасы гына юк дип, акча җыеп бирикме, хе-хе-хе! Г.Каюмов