ХЕК и. ингл. зоол. Тәрәччәләр семьялыгыннан диңгездә яши торган промысел балыгы. Шуңа бераз кәефсезләнә, мыгырдана Гасыйм абзаң, ләкин башка җиргә кереп тормый, чөнки «Татар ашлары»ннан башка җирдә аңа ярарлык ризыгы юк та диярлек (хек белән дуңгызны, гафу итсеннәр, аның нәфесе кабул итми)... Ә.Еники. Балыкка килгәндә, мәктәпләрдә хәзер минтайдан тыш, горбуша, хек, тәрәч балыклары булачак. Мәйдан |