ХЕЗМӘТЧЕЛ с. 1) Үз хезмәте белән көн күрә торган, хезмәт белән яши торган. Бу көрәш бөтен хезмәтчел кешелек интереслары өчен алып барыла, һәм куркаклар, түбән җанлы кешеләр генә ул көрәштән качарга мөмкиннәр. М.Мәһдиев. Беренче империалистик сугыштан тәмам йончыган һәм туйган барлык милләт хезмәтчел халкы февраль буржуаз революциясеннән көткәнен ала алмый ---. Н.Таҗдарова 2) Эш сөючән, тырыш. Без бетәрбез, без сүнәрбез, ә синең даһиең дөнья күгендә һаман балкыр, шундый-шундый бер халык булганлыгын, кайчандыр шундый бер хезмәтчел, шундый бер шагыйрь җанлы тырыш халык яшәгәнлеген исбат итеп һаман ялтырар, һаман балкып торыр! Г.Бәширов. Хәзер алар Иделне яр читеннән беренче мәртәбә күргән кешедәй хәйран калучы кыюсыз яшүсмерләр түгел, ә эштә чыныккан, Иделгә ихлас күңелдән гашыйк, хезмәтчел елгачы буларак үсеп киләләр. С.Сабиров |