ХЕЗМӘТЧЕ и. 1) Хуҗаның йомышларын үтәүче кеше, байларда төрле хуҗалык эшләрен башкаручы; ялчы, хадим. Безнең әти дә, мин дә аңарда хезмәтче булып тордык. А.Алиш. Хәл кереп, өй тирәсендә йөри башлаган Гөлнәзирә һаман ачылып китеп сөйләшми, буйсынучан хезмәтче кебек, Газинур нәрсә кушса, шуны эшләп тик йөри. Г.Гыйльманов 2) к. хезмәткәр ( 1 мәгъ.). Китапханәдә яшь хезмәтче Лилия туташ Алимханова белән таныштым, ул биредә җәйге каникулларда эшли икән. М.Миначев. Син – хезмәтче, алар – түрә, Син эшлисең, алар бүлә. Ф.Дәүләтбаев 3) күч. Кемнең дә булса мәнфәгатьләрен үтәүче, кайгыртучы, яклаучы; кем яки нәрсә өчен тырышучы, аның уңышлары өчен хезмәт итүче; хадим. Гыйлаҗетдин хәзрәт бер авылның имамы, халык хезмәтчесе була. Г.Исхакый. Якын арада гына «халык хезмәтчесе» затлы йорттан, шәһәр уртасыннан фатир алган булып чыга. Т.Галиуллин |