ХЕЗМӘТЧӘН и. 1. 1) Эшләүче кеше; хезмәт итүче кеше; хезмәт иясе. Төзелешләр мәйданын хәтерләткән республика тормышында майлы киемле хезмәтчәннәрдән тыш идарәчеләр, югарыдан куелган стратегик максатны тормышка ашыручылар катламы Табиевлар, Шмарёвлар, Васильевлар, Шашиннар, Мингәрәевләр, Лемаевлар, Бехлар һәм тагын күпләр бар иде. Р.Фәйзуллин. Язучының хикәя геройлары ихлас күңелдән яратып сурәтләнгән олылар, гомерләрендә күпне күргән хезмәтчәннәр, тормышны сөеп яшәүче милләттәшләребез. Ә.Хәсәнов

2) Билгеле бер өлкәдә, тармакта эшләүче, хезмәт куючы кеше; эшче, хезмәткәр. Кала хезмәтчәннәре белән искиткеч җылы очрашудан соң, безне Җаек (Урал) елгасы буйлап күңелле сәяхәткә алып чыктылар, хөрмәтләп кунак иттеләр. И.Юзеев. Әйе, ул авыл хезмәтчәннәренең иң олы бәйрәме! Р.Рахман // Оешма, предприятие хезмәткәре. Мәдәният сарае Оргсинтез хезмәтчәннәре өчен әле быел гына корылды. Р.Кәрами. «Татспиртпром» хезмәтчәннәре данлы «Казан утлары»н 75 еллык бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итә. Казан утлары

3) Бик тырышып һәм бик күп эшли торган кеше. Дистәләгән еллар буена чын хезмәтчәннәр яшәгән, хайваннарны, кош-кортларны чын күңелдән сөйгән йорт өчен бу коточкыч көннәр иде. Я.Шәфыйков. Флёра Садриевна Сафиуллина бөтен гомерен, кайвакыт хәтта тәүлекләрнең һәр сәгатен-минутын фәнни эшкә сарыфлаган фидакарь хезмәтчәннәрнең берсе иде. Р.Рахман

4) Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куючы; тылчы. Хәзер тыл хезмәтчәннәренә «Бөек Ватан сугышы ветераны» дигән таныклык бирелә башлады. З.Мәхмүди. Казандагы Ирек мәйданына җыелган сугыш һәм тыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Казан утлары

2. с. мәгъ. Эшчән, эшне ярата торган, булдыклы, тырыш, уңган. Ә халык авыз иҗатында барлык мөселман халыкларында хатын-кызлар ана булулары, якты акыллы, сәләтле, хезмәтчән булулары өчен зур ихтирам белән телгә алына. Л.Шәйдуллина. Әсәрдә утызынчы еллардагы ерткычлыклар, кырыгынчы-илленче-алтмышынчы еллардагы башсызлыклар һәм шул җирлектә кемнәрнеңдер хирыска бирелеп түбәнгә тәгәрәве, ә кемнәрнеңдер, намусын сатмыйча, кешелекле һәм хезмәтчән булып калулары сурәтләнә. И.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә