ХЕЗМӘ’Т ХАКЫ и. Хезмәткәрнең квалификациясенә һәм эшләгән эшенең күләменә, сыйфатына карап, күрсәтелгән хезмәт өчен түләнә торган акча; эшләгән эше өчен хезмәткәр ала торган акчалата компенсация, эш хакы. Кичә генә алар беренче хезмәт хакын алдылар. А.Алиш. – Күп тавышлансагыз, минем хезмәт хакын кисеп куярлар, шул булыр, – дип кисәтү ясагандай итте дә өстәл тутырып яткан кәгазьләренә иелде. А.Әхмәтгалиева |