ХЕЗМӘТТӘШЛЕ’К ИТҮ ф. 1) Кем белән дә булса бер төрле эшчәнлек алып бару; бергә эшләү, киңәшеп, ярдәмләшеп эшләү. Һәм безнең белән, шулай ук хокук саклау органнары белән дә хезмәттәшлек итсәгез, бик рәхмәтле булыр идек. З.Хәким. Шуңа күрә дә аның белән хезмәттәшлек итәргә икеләнеп тормыйча ризалык бирә. К.Җәмит

2) Нинди дә булса оешманың хезмәткәре булу. Кырымда «Тәрҗеман» гәҗитендә дә хезмәттәшлек итүе мәгълүм. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә