ХЕЗМӘТТӘШЛЕК и. 1) Нинди дә булса эштә катнашлык, ярдәм. Нәкыйга аклар армиясенә хезмәттәшлек күрсәтүдә гаеп тагыла. З.Сөнгатуллина

2) Берәр өлкәдә бергәләп, киңәшләшеп алып барыла торган эш-хәрәкәт, эшчәнлек. Шик тә юк ки, алар арасында тату хезмәттәшлек, сәүдә багланышлары да тамыр җәйгән, әмма тарих хәрби бәрелеш, сугышларны гына теркәп калдырган. Т.Әйди. Гомумән, чын дуслык, хезмәттәшлек тигезләр арасында гына була ала. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә