ХЕЗМӘТКӘР и. 1) Җитештерү өлкәсенә карамаган төрле оешмаларда эшләүче кеше. – Ханзафаров Мөстәкыйм Максутович, илле биш яшь, хезмәткәр, – дип таныштыра башлады Маһирә ханым. Г.Әпсәләмов. Вак-төяк хезмәткәр генә түгел, түрә булып йөри. Х.Ибраһим

2) иск. к. хезмәтче ( 1 мәгъ.). Шулай булгач, сине байлык эчендә, каршыңда хезмәткәрләр, асраулар торган хәлдә күрүдән ни өчен шат булмыйм? Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә