ХЕЗМӘ’Т ИТҮ ф. 1) Эшләү. Аларның әле шактый еллар хезмәт итәсе, тормышларын корасы, алга таба юл сабасы бар. З.Зәйнуллин. Үзем бу журналда җәмгысы 25 еллап хезмәт итәм. Л.Әбүдәрова

2) Хәрби хезмәттә булу. Флотта хезмәт итү – дөньядагы барлык башка төр эшләргә караганда иң абруйлы, иң дәрәҗәле эш икән. М.Мәһдиев. Әфганда бергә хезмәт иткән идек. Р.Габделхакова

3) Кем өчендер эшләү, башкалар кушкан эшне, йомышны башкару. Исламия ханым олы гаиләгә хезмәт итеп (кайната, кайнана һәм һәркайсы үз холыклы алты каенсеңел), буйсынып яшәсә дә, эчке бәйсезлеген югалтмый. Т.Галиуллин. Дөрес, ире Бәкер ага аны алай озак каенанага хезмәт иттермәде, ике-өч көн дигәндә башка алып та чыкты. Ф.Яхин

4) Хезмәтче, ялчы булу, ялланып эшләү, ялчылык итү. Патруль булып Герман сугышыннан кайткан, утны-суны кичкән татар солдатлары, бистәдә яшәүче татарлар, шәкертләр, байларда хезмәт иткән сатучы-приказчиклар, хәтта авылдан «үзебезнең татар хакимиятенә ярдәмгә килгән» авыл кешеләре дә хезмәт итә. З.Зәйнуллин

5) Кем яки нәрсә өчен файдалы, кирәкле булу, көч кую, тырышу; кешеләрнең күңелен, рухын күтәрү, аларга рухи азык бирү һ.б. өчен иҗат итү, халыкка файдалы гамәлләр башкару. Талант халыкка хезмәт итәргә тиеш. С.Хәким. Халыкка хезмәт итү ул – Мәңгелеккә омтылу дигән сүз дә. Р.Фәйзуллин

6) Өлеш кертү, ярдәм итү, файдалы булу. Әлеге журнал шул максатка хезмәт итәр иде ләбаса! Ш.Галиев // Ярдәм итү, файда китерү (йорт хайваннары һ.б. тур.). Ул бала чагыннан ук шул чылбырда йорт каравыллап, Хуҗасына бик күп хезмәт иткәнгә, Хуҗа да бу Этне бик сөя иде. Г.Тукай

7) күч. Нинди дә булса башка максатларда файдаланылу; билгеле функция үтәү, берәр роль, вазифа үтәү. Шешәнең авызыннан чыгып торган күмерле тасмага карап, Гөлсем апа аның лампа урынына хезмәт иткәнен белде һәм шырпы сыза башлады. Г.Гобәй. Ау, сунар кораллары булып, таяк – тәпәч, тимер башлы сөңге яисә озын пычак хезмәт итә. Г.Гыйльманов

8) күч. Файдалы булу, нәрсә белән дә булса тәэмин итү, ярдәм итү. Уралтауның кырык сырты кырык гасыр буе татарларга хезмәт иткән. Ф.Бәйрәмова. Табигать гомер-гомергә кешегә хезмәт итеп килгән, хәзер дә хезмәт итәргә тиеш. Р.Вәлиев

9) күч. Булу, тору, кулланылу. Андагы факт-мәгълүматлар, фикер-күзәтүләр әле озак еллар буе галимнәр, мөгаллимнәр, укучылар өчен төп таяныч, ышанычлы чыганак булып хезмәт итәчәк. Х.Миңнегулов // Үз эшен башкару. Кабатлап булса да башта шуны әйтим: иң мөһиме, закон тиешенчә хезмәт итәргә тиеш. Р.Миңнуллин

10) күч. Файдалануда булу, кулланылу; файдалы булу, файда күрсәтү, үз функциясен үтәү, кешеләр һ.б. өчен кирәк булу. Гомер буе хуҗасына хезмәт итеп, хәзер карачкы башына элеп куелган эшләпәнең язмышыннан көлергә ярыймы? Т.Миңнуллин. Шәүкәт абый миңа чәй ясап биргәч, әллә кайдан гына – өстәлнең билгеле бер почмагыннан – рәсемнәре юылып, ашалып беткән, озак хезмәт итүдән инде кечерәеп тә калгандай чынаяк тәлинкәсе алды. З.Гыйльметдинова

11) күч. Йогынты ясау, этәргеч булу, нәрсәгәдер ярдәмче булып тору, булышу. Кайбер очракларда ул әсәрне чынбарлык чикләреннән алып чыгып китә, яшәеш һәм теге дөнья хакында уйлануларга этәрә, ниндидер фәлсәфи фикер уятуга хезмәт итә. Д.Заһидуллина. Галимнәр карашынча, югарыдагы төп поэтик алым хисләрнең масштабын арттыруга, аларны киеренкеләндерүгә хезмәт итә. Р.Харрасова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә