ХЕЗМӘТ и. гар. 1) Кешедән акыл яки физик көч таләп итә торган максатлы эшчәнлек, эш. Колхоз рәтсез булганга, хезмәт көненә аз тия. Х.Туфан. Гомернең ил өчен, хезмәт өчен, рәхәт өчен дигән өлешләре бар. А.Гыйләҗев

2) Көч, энергия, тырышлык. Рус тел коллективының хәзерге көчле әдәби теле мәйданга килүе өчен Карамзин, Жуковский, Грибоедов, Пушкин, Гоголь, Тургенев, Толстой һәм Достоевский... кебек рус әдәбият даһилары азмы көч һәм хезмәт салганнардыр. Х.Бәдигый. Бушка түгел, шушы җиргә кергән хезмәтең өчен. Г.Сабитов

3) сөйл. Вазифа, эш (урыны). Урман каравылчысы булу – бик начар хезмәт ул. Т.Гыйззәт. Студентларга булачак хезмәт урынын сайлау хокукы бирелә, Атилла Дагстан якларына китеп бара. Р.Зарипова

4) Роль, функция (нәрсә урынына булса да кулланылу, файда китерү тур.). Казан «барабыз»лары – шәһәрдә автобус хезмәтен үти торган җигүле атлар. Һ.Такташ. Менә шундый тамгалы ташлар борынгы заман кешесенә хәзерге паспорт хезмәтен үтәгән. Н.Фәттах

5) Гражданнарның кораллы көчләр сафында закон белән билгеләнгән бурычын үтәве һәм илне саклау белән бәйле башка эшләр башкаруы. Хезмәттән кайтып, атна-ун көн вакыт үттеме-юкмы, эшкә чыгарга теләде. Җ.Дәрзаман. Хезмәткә баручылар бер Өметбай гына түгел бит. Д.Бүләков

6) Эшчәнлекнең, эшнең нәтиҗәсе; фәнни, әдәби яки берәр төрле сәнгать әсәре. Фазылҗанның бу хезмәте бигүк җитди фәнни хезмәт түгел, минемчә. Г.Әпсәләмов. Чарасызлыкны, Вакыт кодрәтенә беркемнең, бернәрсәнең дә каршы торалмаганын белсә дә, Иҗатчы, Вакытның «ялына ябышып булса да», хезмәтләре белән, Аңа үз исеме белән мөһер суга. Р.Фәйзуллин

7) Мактаулы исемнәр составында кулланылып, хезмәтендә зур уңышка ирешкән, дигәнне аңлата. Түшенә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тагып йөрү турында хыяллана икән ул. М.Маликова. Ул 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнде. Т.Нәҗмиев

◊ Хезмәт җимеше Нинди дә булса эшнең нәтиҗәсе. Дәүләт байлыгы – ул сезнең кебек, менә минем кебек миллионнарча эшче халыкның хезмәт җимеше. М.Хәсәнов. Шәһәрдә уңайлы фатиры бар, анысы да – хәләл хезмәт җимеше. Т.Әйди. Хезмәт кенәгәсе Хезмәткәрнең эш стажы, вазифасы, эшләү дәверендә штатка бәйле үзгәрешләр, исем бирелү, бүләкләнү һ.б. язып барыла торган документ. Кадрлар бүлегендә Җәмилнең анкетасын, хезмәт кенәгәсе һәм башка кәгазьләрен ул инде күңелсез, әмма котылгысыз бер бурычын үтәгән кебек кенә күздән кичерде. Т.Әйди. Шул көннән үк миңа хезмәт кенәгәсе ачып, «Хезмәтен бик белеп һәм тырышып башкарган өчен, гади ат караучыдан хуҗалык мөдире итеп күтәрергә» дигән приказ яздылар. А.Хәсәнов. Хезмәт кую Эш башкару, тырышлык кую. Минем бүгенге уңышларымның шушы кайгы-борчуларны җиңеп, зур тырышлык, шактый хезмәт куеп ирешелгәне дә аларга мәгълүм. А.Нургалиева. Без – имам, мөфти, казыйлар – Русия, Татарстан өчен зур хезмәт куябыз. Г.Газиз. Хезмәт күрсәтү Кем өчен дә булса билгеле бер эш башкару; ярдәм итү . Янгыннан зыян күргәннәргә хезмәт күрсәтә. Ш.Маннапов. Аллага шөкер, хөкүмәтебез халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү бүгенге көндә бары тик дәүләт тарафыннан финансланырга тиешлеген дөрес аңлап эш итә. Ю.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә