ХЕ’ДЕР и. ингл. а.х. Комбайнның иген сабакларын кисә торган ургычы. Тизлекне тоташтырып педальгә басуга, аякларны чымырдатып, тәненә бер төрле рәхәтлек йөгерде – комбайн, чайкала-чайкала, әкрен генә урыныннан кузгалды, хедер канатларын җилпеп, алдына арышларны баш идерә башлады. Ш.Бикчурин. Сул якта, шаулап, калай торба стеналары буенча шуышып, бункерга коры, авыр арыш коелды, һәм хедер артыннан чип-чиста булып кыркылган тигез камыл тырпаеп калды. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә