ХӘШӘРӘТ и. гар. 1. 1) Һәртөрле җир-су хайваннары, сөйрәлүче хайваннар. Аны чаян, каракорт ише берәр хәшәрәт чакмаган идеме? Т.Әйди. Тфү, хәшәрәт, бигрәк ямьсез инде шул бакалар, хе-хе-хе. А.Гадел 2) Куркыныч җанвар; ямьсез, коточкыч җан иясе. Җитмәсә, төрле хәшәрәтләр – албастылар, шүрәлеләр, диюләр, ялмавызлар, убырлар да бар, имеш. Г.Гыйльманов 3) Кешеләрне куркыта яисә аларга өстәмә мәшәкать, кыенлык тудыра, комачаулый торган хайван, кош-корт, бөҗәк һ.б.ш. Кандала-мазар кебек хәшәрәтнең герман сугышыннан бирле күренгәне юк, диген. А.Гыйләҗев. Вадим, биегән шикелле, черки артыннан куа: «Барыбер тотам хәшәрәтне! Барыбер ботарлыйм, таптыйм...» – дип кычкырып ала. Э.Яһудин 4) сөйл. Чит организм өстендә яки эчендә аның хисабына тереклек итүче җанвар (бет, борча һ.б.ш.). Эчәк юлларына да төрле хәшәрәтләр ояларга гына тора бит. А.Хәсәнов. Шәмсенур апа балаларны бу хәшәрәтләрдән [бетләрдән] бик сакларга тырышты. Т.Нурмөхәммәтов 5) күч. сөйл. Әшәке, үтә кабахәт, явыз кеше. Эт кебек эштән арып кайтасың, ул хәшәрәт сине мыскыл итә. К.Кара. Мондый хәшәрәтләрне җирнең дә үз кочагына аласы килми. А.Нәҗми 6) күч. Явыз дошман; һөҗүм итүче, начарлык кылучы кеше. Бу хәшәрәтләр гаскәре көчле һәм бердәм. А.Тимергалин. Аның артыннан килгән хәшәрәтләр, паникага бирелеп, йөгерешеп китеп бардылар. Р.Мөхәммәдиев 7) күч. сөйл. Кешеләргә бәхетсезлек, бәла-каза, начарлык китерә торган һәртөрле яман нәрсә. Шушы хәшәрәт [алкоголь] нинди ир-егетләрне хур итеп ташламый. А.Хәсәнов // Әшәке, пычрак, яман нәрсә. Вагонның төрле урыннарына тотынганда, күпме хәшәрәт эләктерәбез. Т.Нәҗмиев 2. с. мәгъ. Әшәке, явыз, кабахәт. Бер хәшәрәт стукачның телен бераз тешләтеп алырга кирәк. К.Булатова. Ул, хәшәрәт җан, бер каныккач бетерә инде безне барыбер. З.Зәйнуллин |