ХӘЧТЕРҮШ с. фар. хурл. 1. 1) Шыксыз, ямьсез, кыяфәтсез, килбәтсез; уңай тәэсирләр уятмый торган; өтек, йолкыш. Бу хәчтерүш бәндәне дә укытучылар тәрбияләгән бит. Г.Әпсәләмов . Шушы хәчтерүш кенә кызда күпме хәйлә, мәкер булыр дип кем уйлаган? А.Гыйләҗев

2) Кечкенә, иске, сәләмә; кызыгырлык булмаган, башкалар белән чагыштырганда начаррак, кайтышрак тоелган. Болак буендагы хәчтерүш кенә бер китапханәдә Анри Барбюсның Сталин турындагы китабын табып бирделәр. Р.Юныс. Ә инде хәчтерүш кенә бер «Москвич» та койрыгын күрсәткәч, түзмәдем: Фиргатулла, «девятка»ны «Москвич» узарга тиеш түгелдер бит инде? дип сорадым. Т.Нәҗмиев

2. и. мәгъ. хурл. кимс. 1) Килбәтсез, шыксыз, өтек, йолкыш кеше, җан иясе. Әйтәләр: «Безнең нәселдә Мондый бала тумас та... Бездә мондый хәчтерүшнең Булганы юк, булмас та!» И.Юзеев. Самат кияү бер хәчтерүш, эчкече булып чыкты. Х.Ибраһим // Тискәре сыйфатларга ия булган начар күңелле, яман, явыз кеше. Кыланышы кырга сыймый хәчтерүшнең. В.Имамов

2) Оешмаган, булдыксыз, уйланып бетмәгән эш-гамәлләр кылган кешедән көлеп әйтелә. Роза аңа: «Их син, хәчтерүш, яратам дип алдашып йөргән булдың тагын!» В.Нуруллин. Шунда, ни гаҗәп, Тәскирә апалары ачуланмады, көлемсерәп кенә куйды: «Их сез, шушы яшькә җитеп, кем дәресеннән качарга ярый, кемнекеннән ярамый икәнен һаман аера белмисез икән әле, хәчтерүшләр!» А.Гыймадиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә