ХӘТФӘЛӘНҮ ф. Хәтфә рәвешенә керү, хәтфә кебек булу; хәтфәгә охшый башлау. Гаҗәеп төш күрдем: Ишегалдым Хәтфәләнеп бәпкә үләннән, Капкагача, рәт вә рәт үрелеп, Каз канаты белән түшәлгән! А.Хәлим. Җитмәсә, язның ташулары китеп, болыннарда бүз үлән хәтфәләнеп өлгерде. Ф.Яхин Хәтфәләнә башлау Хәтфәләнергә тотыну. Болыннар хәтфәләнә башлады Хәтфәләнеп килү Акрынлап, аз-азлап хәтфәләнү. Өйалды хәтфәләнеп килә икән инде, яланаяк йөрергә кирәк. Мәйдан Хәтфәләнеп тору Даими, әле, хәзерге вакыттта хәтфәләнү; хәтфәләнгән булу. Хәтфәләнеп тора яшел үлән. Ватаным Татарстан |