ХӘТФӘ’ГӨЛ и. бот. Таҗгөлчәләр семьялыгыннан куе кызыл, сары яки әфлисун төсләрендә әтәч кикригенә охшаган чәчәк ата, бакчаларда яисә бүлмә гөле буларак үстерелә торган үләнчел үсемлек; русчасы: целозия гребенчатая. Менә аның үз кулы белән утыртылган бакча гөлләре: кашкарый, хәтфәгөл, алтын керфек. Р.Төхфәтуллин. Аның безгә халык телендә чыпчык тарысы, төлке койрыгы, әтәч кикриге, хәтфәгөл дип йөртелә торган, чүп үләне саналган кыргый сортлары гына билгеле. Безнең гәҗит |