ХӘТФӘ и. гар. 1. 1) Бәрхет. Абыстай аңа зәңгәр хәтфәдән тегелгән көмеш каймалы камзул бүләк итте. Г.Бәширов. Аңа хәтфәдән махсус савыт эшләгәннәр, мәрмәр таш багана өстенә урнаштырганнар. А.Гыйләҗев 2) күч. Бәрхет кебек йомшак, тигез үлән, чирәм. Мин йөргән басулар хәзер яшел хәтфә белән капланды. М.Мәһдиев. Алар йөгереп үткән кырларда күкрәп игеннәр үсә, болыннар яшел хәтфәгә төренә. Н.Гамбәр 2. с. мәгъ. 1) Шул материалдан тегелгән, ясалган. Ничек моңарчы игътибар итмәгән ул моңа: Хәлимгә хәтфә кәләпүш шулкадәр килешә, исең китмәле! Г.Бәширов. Аяк йөзенә төшеп торган зәңгәр хәтфә халат кигән Сәхипгәрәйне шундук танып алды Мирсәет. Р.Мөхәммәдиев 2) күч. Шундый тукыма кебек йомшак, тигез, нәфис. Иртә әле, хәтфә үләннәр дә өлгермәгән чыгын коярга. Р.Әхмәтҗанов. «Юлың озак, олан, – диде ул, – әле син күп юлларның тузанын суларсың, хәтфә чирәмнәрнең йомшаклыгын арган аягың тоеп рәхәтләнер». Р.Зәйдулла |