ХӘ’ТТА кис. гар. 1. Үзе бәйләнгән сүз яки сүзтезмә алдыннан килеп, мәгънә төсмерен көчәйтү өчен кулланыла. Хәтта минем синең белән сөйләшәсем килми. М.Фәйзи. Сөмсере коелган кызны хәтта юатырга тиеш тапты: – Берсе туктамаса, икенчесе туктар. Ә.Баян 2. терк. функ. Эш-хәлнең яки нәрсәнең дә булса иң югары күрсәткеч билгесен белдергән җөмлә кисәкләрен яки җөмләләрне теркәү өчен кулланыла. Ялның файдасы тиде: йөземә нур керде, хәтта чәчнең төсе үзгәрде. З.Мәхмүди. Мин, ачлыкта утырып, бөтен Казанга, Татарстанга, хәтта чит регионнарга да билгеле бер шәхескә әйләнгәнмен икән. З.Зәйнуллин |