ХӘТСЕЗ с. 1. Байтак, шактый, ярыйсы гына күләмдәге. Авыр сал алай тиз генә туктыйсы итмәде, колгалар белән тыйсалар да, тагын хәтсез ара өстерәлеп барды. А.Тимергалин. Йоклый, имеш, берәү, өстәп-өстәп дару төймәләре йотты бит әле, беркатлы адәм, аларның тәэсире беткәнче бу егетне каравыллап утырырга туры килсә, хәтсез вакыт үтәргә тиеш. К.Кара

2. рәв. мәгъ. 1) Бик күп, бик нык, шактый, бик каты. Бу дөньяның көйсез көен көйләп Ялыктырган, хәтсез арылган. Р.Вәлиев. Кояш хәтсез кыздыра иде. Х.Ибраһим

2) Бик озак, байтак, шактый вакыт, байтактан бирле. Вертолёт, кояшлы киңлекләргә чикерткә күләгәсе ташлап, тирбәтә-тирбәтә, хәтсез очканнан соң, учак төтене күтәрелгән урман аланына төшеп утырды. М.Галиев. Перронда сез хәтсез юандыгыз – мин боларның бөтенесен күреп тордым. Р.Юсупова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә