ХӘТЛЕ бәйл. 1. 1) Юнәлеш килешендәге урын төшенчәсен белдергән исемнәр белән килеп, эш-хәрәкәтнең икенче бер чик ноктасын билгеләү өчен кулланыла; чаклы, тикле, кадәр. Полк Казанга хәтле бер атналап барды. И.Хуҗин. «Барый Ләйсәнне өенә хәтле озатты микән?» – дип уйлады малай. А.Гыймадиев 2) Берәр күренеш, эш-хәрәкәт һ.б.ш.ның телгә алынган башка бер вакыйгадан алда булуын белдерә. Башкалар кебек чыгымлап йөрмәде, кергән көненнән алып сугыш чыкканчыга хәтле күмәк хуҗалыкта атлар карады. З.Зәйнуллин. Элек, эчүчелеккә каршы карар чыкканга хәтле, рәхәт иде: кайчан телисең, күпме телисең – рәхәтләнеп чөмер, беркем сиңа бер сүз әйтми иде. В.Нуруллин 3) Юнәлеш килешендәге исемнәр белән килеп, «барысы да», «бөтенләе белән», «тулысынча» дигән мәгънәне белдерә. Бөтен Германия буйлап тоталь мобилизация баруы, унбиш яшьтән алып ак сакаллы бабайларга хәтле барлык ирләрне армиягә куулары турында тоткыннар беләләр, шул хакта үзара көлеп сөйлиләр иде. Г.Әпсәләмов. Урамда чүпләнеп йөргән тавыкларга хәтле яныбызга килеп тыңлап тора башлады. З.Мәхмүди 4) Баш килештәге исемнәр белән килеп, нәрсәнең дә булса күләмен, микъдарын башка бер нәрсә белән чагыштырып, тиңләштереп сөйләгәндә кулланыла; кадәр. Кинәт агачлар арасыннан каршыбызга бозау хәтле овчарка килеп чыкты. М.Хуҗин. Кибән хәтле ирне култыклаган хатын әле сулга, әле уңга кыйшайды. Н.Гыйматдинова 5) Вакыт һәм сан чиген билгеләү өчен кулланыла. Туган-тумача дигәндә, гомеренең соңгы көненә хәтле җанын бирергә әзер булды. А.Хәсәнов. Ничек кенә булмасын, сәер тавыштан уянып китмәсә, ул әле таңга хәтле шундый татлы хыяллар дөньясында йөргән булыр иде. А.Мансуров // Саннар һәм санны белдерә торган сүзләр белән килгәндә, нәрсәнең дә булса микъдар чиген күрсәтү өчен кулланыла. Ташбакалар өч йөз елга хәтле яши, ди, имеш, әби менә шуны сынамакчы. К.Кәримов. «Сәгать сигезгә хәтле фәлсәфә түгәрәгендә булды» дигән язуны бирер әле, нигә бирмәсен... М.Вәлиев 6) Иялек килешендәге алмашлыклар белән килеп, кемне яки нәрсәне дә булса сыйфат ягыннан чагыштыруны көчәйтү өчен кулланыла; кебек, төсле, шикелле. Ә ул эшнең рәтен минем хәтле белүче юк! З.Мифтахов. Синең хәтле эшләгән кеше юк хәзерге көндә. Г.Каюмов 7) Күрсәтү алмашлыклары белән килгәндә, сөйләмгә көчәйтү төсмере өсти: кадәр. Шушы хәтле гадел кеше булсаң да булырсың икән! З.Хәким. И орышты, и орышты соң Юнысны: – Шунда хәтле кайтып, ачык ишектән керә алмагансың. К.Кәримов // Нинди дә булса үзлек һәм үзенчәлекләрнең, сыйфатларның югары дәрәҗәгә җитүен белдерү өчен кулланыла. Бу хәтле тәмле ризыкларны Таһир кайчан күргән соң? А.Хәсәнов. Минем шушы яшемә җитеп моның хәтле шатланганым юк иде әле. Н.Гыйматдинова 8) Кабатланган исемнәр арасында килеп, шул кешенең яки әйбернең бик мөһим булуына басым ясау өчен кулланыла. Ат хәтле ат үлсә, ни көткәнен сабый акылы белән дә яхшы аңлый иде. А.Әхмәтгалиева. --- басуларның чүп үстереп зар елауларын, машина-тракторларның юк кына акчага сатылып, хәллерәк кешеләрнең йортларына күчеп утыруын, авыл хәтле авыл таралып бетеп барганын ни йөрәкләре белән тыныч кына күзәтеп, йомшак кәнәфиләрендә утырырлар иде икән?! Г.Мирһади 9) - ган кушымчасын алган фигыль белән килеп, мөмкинлекнең чиген белдерү өчен кулланыла. Үземнең унҗиде еллык гомеремдә соңгы биш айда уйлаган хәтле уйлаганым юк иде. А.Гыйләҗев. Котбетдин сөенә генә: – Сроксыз паспорт бирделәр – теләгән хәтле яшәргә була! Ш.Галиев 2. кис. функ. Исемнәр белән килеп, мәгънәне көчәйтү өчен кулланыла . Кайтам, кайтам туган якларыма – Талларыма хәтле сагынган. С.Хәким |