ХӘТЕРЛЕ с. Хәтере яхшы булган, онытмаучан, күп нәрсәне хәтерендә саклый торган, зиһенле. Наиләне – тәҗрибәле, хәтерле һәм булдыклы референтны – генеральный директор Урал ягы шәһәрләренең берсенә алып китәргә җыенгач, Наилә кырыс һәм йомылган иренең иңенә кулын салды. А.Гыйләҗев. – Татар – бик мәрхәмәтле, бик хәтерле халык икән, бу – минем иң зур ачышым, – диде Татли. М.Әмирханов |