ХӘТЕРЛӘ’Ү ф. 1) Хәтердә саклау, онытмау, истә тоту. Азат белән арабыз бозылган чакны хәтерләмим, бәхәсләшү, ярышу-узышуларсыз түгел, билгеле, ләкин яшь әтәчләр кебек кыдрачланып сугышканыбыз булмады. А.Тимергалин. Яхшы хәтерли: җомга көнне кич кенә кайтып җитте алар. З.Хөснияр

2) Искә төшерү. Аннары үзенең бирегә ни өчен килүен хәтерләде дә дивар буенда тып-тын гына утырып торган бер ападан китапханәнең кайда икәнлеген сорады. М.Вәлиев. Тагын нәрсә булгандыр, калганын хәтерли алмады. Л.Гыймадиева

Хәтерләп алу Бераз, берара хәтерләү. Карт, киез җәйгән сәкегә ятып, картларга: Кая, картлар, әйдәгез бераз җырлап җибәрегез, борынгы батырлар, үткәндәге бабайларның батырлыкларын хәтерләп алыйк! диде. Г.Гобәйдуллин. Карчыкның чәчләре ак булса да, Вера аны алай ук олы булыр дип уйламаган иде, әмма, чәй эчкән арада, анысы бераз үзенең гомер юлларын хәтерләп алды. З.Мурсиев

Хәтерләп бетерү Тулысынча, булганның барысын да хәтерләү. Барысын да хәтерләп бетермим, исемдә калганнарын әйтим әле. Г.Галиева. Мин әнкәйләрнең кемгә нәрсә язганнарын инде хәтерләп бетерә алмыйм, әмма фронттан килгән хатлардагы юллар йөрәгемә мәңгегә уелып калдылар. Г.Гыйльманов

Хәтерләп калу Онытмаслык итеп күңелгә беркетеп кую. Ләкин алышыныбрак йөрүче бу сәер хатынның күзләрен яхшы хәтерләп калды ул: ничектер үз, якын, кадерле иде бу карашлар. Г.Гыйльманов. Балаларның җидесе дә шуны нык хәтерләп калырга тиешләр, аларның балаларының балалары да онытмаслык булсын. К.Кәримов

Хәтерләп кую Кинәт, көтмәгәндә хәтерләү; тиз арада хәтерләү. Мирсәет Бакуда калган гаиләсен кызын, зәңгәр күзле Раузасын хәтерләп куйды. Р.Мөхәммәдиев. Кайчакта, оныгына карап, үзенең, улының балачагын хәтерләп куя. Ф.Җамалетдинова

Хәтерләп тору Әле, хәзер хәтерләү; һәрвакыт хәтерләү, барысын да хәтерләү. Фәһимә апа көзге каникулда кемнең нинди китап укыганын ничек хәтерләп торсын. В.Нуруллин. Теге дөньяны гел хәтерләп торырга кирәк. Р.Зәйдулла

Хәтерли башлау Хәтерләргә тотыну. Аннары инде, үсә төшкәч, мин аның курайда уйнавын да хәтерли башладым. Ә.Еники. Кеше уйга чума, ул хәтерли башлый, очы да, кырые да юк аның хәтеренең... Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә