ХӘТЕРЛӘТҮ ф. 1) Искә төшерү өчен этәргеч булу. Бу җыр иге-чиге булмаган далаларны хәтерләтте, кара урманнарны күз алдына китереп бастырды, кара болытлы көзге көннәрне, давыллы диңгезләрне искә төшерде. Г.Кутуй. Буфет эченә кадаклаган җиз калай Хөршидәттәйгә тормышның әнә шул сәхифәләрен хәтерләтә иде. А.Тимергалин

2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса охшаш кебек күренү, тоелу. Рәмзия нәрсәсе белән Гайнияне хәтерләтә соң? Н.Әхмәдиев. Агачлардагы яфракларны, салмак кына искән җилне, колакны иркәләгән илаһи музыкаль авазлар үксеп-үксеп адәм баласы елаганны хәтерләтә иде. З.Мәхмүди

Хәтерләтә башлау Хәтерләтергә тотыну. – Юк, бозмаганнар... диде, хәзер инде пәйгамбәрне хәтерләтә башлаган окулист. М.Хәсәнов. Ул күбесенчә яралы кошчык өстенә ташланырга әзерләнгән ерткыч мәче карашын хәтерләтә башлады. В.Имамов

Хәтерләтә төшү Бераз хәтерләтү. Беренче карауга бу татар халкының узган чорында яшәгән руханиларның биографиясенә бәйләнешле материалларны туплаган дини биографик җыелманы хәтерләтә төшә. М.Госманов. Бишенче вариантында ул инде сурәтләү чаралары белән тулыланып, Кол Харисның хикәяләү алымнары белән бизәлеп, детектив жанр кануннары белән тасвирланган фильмны хәтерләтә төшә иде. К.Кәримов

Хәтерләтеп җибәрү Бераз, беркадәр хәтерләтү. Аларның табыны бәхетле гаиләнең кайчандыр менә шулай барысы бергәләп, гөрләшеп утырган чакларын хәтерләтеп җибәрде. Ә.Еники. Ун катлы өйнең тәрәзәләрендә берәм-берәм утлар кабына башлады, әллә ничек шунда өй шахмат өстәлен хәтерләтеп җибәрде. М.Хәбибуллина

Хәтерләтеп кую Бераз вакытка хәтерләтү. Быел да авылга читтән кайтучылар күп булып чыкты, Караболак элеккеге бәхетле чакларын хәтерләтеп куйды. Ф.Бәйрәмова. Ул ара-тирә Мәрьям әби кәҗәсенең ачыкканда, сусаганда кычкырган тавышын да хәтерләтеп куйгалый. Ә.Гаффар

Хәтерләтеп тору Әле, хәзер хәтерләтү; һәрвакыт, бертуктаусыз хәтерләтү. Монда да, ишегалдындагыча, бөтен нәрсә туган илне хәтерләтеп тора иде. М.Галәү. Нигә өянке бер якка кәкрәеп, теләнеп йөрүче хәерчене хәтерләтеп тора? М.Яһудин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә