ХӘТЕР и. гар. Элек булган вакыйгалар, кичерешләр турындагы мәгълүматны, тәэсирләрне саклый һәм яңарта алу сәләте; ис, зиһен. Волга-Дон каналында эшләгән, сугышта катнашып, Курск дугасында каты яраланган кешенең сөйләр нәрсәләре байтак, аның хәтере искиткеч яхшы, ул әллә никадәр кешеләрнең исем-фамилияләрен, холык-табигатьләрен, тотышларын хәтерли. А.Гыйләҗев. Аның хәтер байлыгына, зиһененең зирәклегенә сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Г.Галиева ◊ Хәтергә алу 1) Искә төшерү, телгә алу, игътибарга алу. Өен – старостага, мунча бурасын – хәзрәткә, каралтысын Гаделша байга биреп, төрлечә алдау юлы белән төрмәдән котылып калуына кадәр хәтергә алдылар. М.Хәсәнов; 2) Хәтерләү, истә калдыру. Узган-барган һәр катерны күзәтү, хәтергә алу безнең командалар вазифасына керми. С.Сабиров. Хәтергә беркетү Онытмаслык итеп истә калдыру. Аңсыз рәвештә ясалган бертөрле теләсә нинди хәрәкәт, мисалга, шул ук сагыз чәйнәү, нәрсәне дә булса хәтергә беркетеп калдырырга комачаулый. Шәһри Казан. Хәтергә бикләү 1) Истә калдыру. Килде-китте исем түгел икән. Хәтергә бикләсәң дә ярый. Г.Әпсәләмов. Киләсе очрашуда аның белән генә сөйләшәсе темаларны хәтергә бикләп барам. Идел; 2) Ятлау. Күренеп торган талантың да, сәләтең дә булмаган хәлдә, ничек инде шундый җаваплы эшкә ризалык бирергә мөмкин, дип каршы төшкәч, ул, җавап биреп: «Пьесаның характерына һәм идеясенә төшенә алсаң, үзең башкарачак образның сүзләрен аңлап-төшенеп хәтергә бикләсәң – шул җитә», – диде. З.Тинчурина . Хәтергә дә кертмәү (китермәү) Берәр нәрсә турында гомумән уйламау, искә дә алмау. Шунлыктан, тетрәү көн саен дәвам итсә дә, доктор дип әйткән кешене хәтеремә дә кертмидер идем. Г.Тукай. Тиз генә китеп барырмын, дип хәтереңә дә китермә ичмасам. Ф.Әмирхан. Хәтергә дә килмәү Искә төшмәү. Куанычымнан анысы хәтеремә дә килмәгән. Ш.Бабич. Юк, хәзрәт, минем алдан әзерләп куярга һичбер хәтеремә дә килмәгән. Г.Камал. Хәтергә килү 1) Искә төшү, хәтерләнү. Рәбигалар искә төшкәч, кичәге вакыйга хәтергә килде. Г.Рәхим. Инде генә онытылды дисең, яңадан хәтергә килә дә күңелне телгәли башлый. Р.Миңнуллин; 2) Уйга килү, башка килү. Кул чабу һичкемнең хәтеренә килмәде, музыканың, җырның туктаганын, музыкантлар чыгып китеп, сәхнә буш калгач кына аңлый алдылар. Г.Ибраһимов. Хәтергә китерү Искә төшерү, уйлау. Мортазин Рәйсә ханымның сүзләрен хәтергә китерде. В.Имамов. Бу – өзелеп-өзелеп туган авылыңны сагыну, карга оялаган карт тупылларны искә төшерү, кырда үскән бодай, арышны, зәңгәр чәчәкле җитен басуын хәтергә китереп, эчтән генә үкереп-үкереп елау... Р.Сибат. Хәтергә салу Онытылмаслык итеп күңелгә беркетү. Ничек кенә булмасын, моны хәтергә салып куйыйк, гомер булса – күрербез: бу Бибиковка нәрсә булыр икән? З.Мурсиев. Секунд арасында автобус номерын, ишегенә сугылган түгәрәк адрес-билгесен хәтергә салам. Н.Гариф. Хәтергә сеңү Онытылмаслык булып күңелдә, истә калу. Салих әфәнденең бөтен әйткәннәрен аңлавы җиңел иде, һәр әйткәне ничектер үзеннән-үзе күңелгә кереп, хәтергә сеңеп бара иде. Ә.Еники. Бермәлне шулай укудан кайтып килгәндә, күпергә җитәрәк бер картны очратып сөйләшкәнем, нишләптер, хәтергә сеңеп калган. К.Миңлебаев. Хәтергә төшерү Искә төшерү. Мин моннан ике ел булып үткән матур күренешләрне кайта-кайта хәтергә төшереп утырам. Б.Рәхимова. Хәер, авылдан читтә яшәгәч, һәркемне дә хәтергә төшерергә җае да чыкмагандыр. М.Хуҗин. Хәтергә төшү к. хәтергә килү. Кайдадыр укыган акыллы сүз хәтергә төште. А.Гыйләҗев. Татарның тагын бер акыллы мәкале хәтергә төште: «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» Р.Вәлиев. Хәтердә калдыру к. хәтергә беркетү. Тик, төсләргә алданып, чәчәкләрнең исемнәрен генә хәтердә калдырып булмый. Г.Бәйрәмова. Барысын да ничек хәтердә калдырып бетерәсең, ди! Г.Гыйльманов. Хәтердә калу Хәтерләнү, истә булу. Көне-сәгате хәтердә калмаган, ялдан кайткан чагы булгандыр, дип чамалыйм. А.Гыйләҗев. Хәтердә калганы шул: тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, гел кул юып кына торырга кирәк икән. Г.Афзал. Хәтердә саклау Истә тоту, онытмау. Бары тик үткәнне хәтердә саклап кала алган халык кына киләчәккә зур өмет баглый ала. М.Хәбибуллин. Гөлшат апа Зәйнашева белән без Казанда беренче тапкыр кайчанрак очрашканбыздыр, анысы хәтердә сакланмаган. Ф.Яруллин. Хәтердә тоту 1) к. хәтердә саклау. Хәтта синең кайсы шигырең кайсы газетада яки журналда басылып чыкканга кадәр хәтердә тота. Ф.Яруллин; 2) Игътибардан югалтмау, күздә тоту, исәптән чыгармау. Шагыйрь күңеле үз халкының бөтен тарихын хәтердә тотып иҗат итә. Р.Фәйзуллин. Хәтердән чыгару Оныту. Тик шуны гына хәтердән чыгара күрмә, Зифа апай: камырны сөткә генә изәрсең. Г.Ибраһимов. Янәшәдәге өстәл читендә нәрсәдер язып утырган Иванов барлыгын бөтенләй искәрмәгәнмен, хәтердән чыгарганмын икән бит! З.Зәйнуллин. Хәтердән чыгу Онытылу. Тилмереп караган күзләре дә, соңгы сүзләре дә нишләптер онытылмый, хәтердән чыкмый. Ф.Баттал. Әмма ул яман төш һич тә хәтердән чыгарлык түгел иде инде. М.Вәлиев. Хәтер дәфтәре Зиһен, аң, күңел. Артист халкының күзе очлы: театрда ике-өч тапкыр күренгән тамашачыны хәтер дәфтәренә теркәп тә куя. Н.Гыйматдинова. Бу илдә узган чакрымнарның һәр тукталышы, онытылмаслык хатирә булып, хәтер дәфтәрендә теркәлә тора. Г.Шәйхи. Хәтере калыр Берәр нәрсә турында сөйләгәндә, аның үз ишләренә, шундыйрак башка әйберләргә караганда кайтышрак, кечкенәрәк, ябыграк, начаррак, ямьсезрәк һ.б.ш. булуын күреп, кимсетү, дәрәҗәсен төшерү төсмере белән әйтелә. Ресторан димәсәң – хәтере калыр, бер өйнең адәм рәтенә китерелгән подвалы инде. В.Нуруллин. Эт димәсәң – хәтере калыр, бияләй хәтле генә чәңгелдек бер нәрсә инде шунда. И.Хәйруллин. Хәтерен күрү к. хәтерен табу. Гүяки аны дөнья йөзендә сөюче, гүяки аның хәтерен күрүче юк. Ф.Яхин. Хәтерен табу Кемнең дә булса күңелен күрү, аңа ярарлык эш эшләү, ярарга тырышу. Мондый мәгърифәт иясенә хөрмәт күрсәтеп, хәтерен табудан башка чара юк, дип уйлап куйдым. К.Насыйри. Җиреңнең күңелен, хәтерен табарга тырыш, ашлама бир, әйбәтләп эшкәрт, шунда гына җир дә синең күңелеңне күрер: мул уңыш бирер ---. Казан утлары. Хәтерең бар булсын (булгыры) Нәрсәне дә булса онытып, вакытында искә төшерә алмаганда әйтелә. [Көмеш:] Әй, хәтерең бар булсын, чәйгә керегез, чәйгә! Куанычым белән онытып китәрмен икән. М.Фәйзи. – Теге галимнәрдән соң торган Нәкыйп ни дип җырлый торган иде әле? – Хәтерең бар булгыры... Т.Гарипова. Хәтер калдыру Кемне дә булса рәнҗетү, кәефен җибәрү, үпкәләтү. Шуңа күрә җавап бирергә ашыкмады: аның һич тә бу мөлаем, үз ыру-нәселен ихластан яраткан яңа дусларны рәнҗетәсе, хәтерләрен калдырасы килми иде. М.Әмирханов. Училищеда укыганда бер мөртәте, сукырдан сукыр туар инде ул, дип, бик нык хәтерне калдырган иде, күзле туган бит, ә! К.Кәримов. Хәтер калу Кемгә дә булса үпкәләү, рәнҗү; күңелдә авыр тәэсир калу. Шуннан соң әти, бик каты рәнҗеп, бик яман хәтере калган сыман, беркем белән дә сөйләшмичә, карасына батып йөри торган булды. Г.Бәширов. Хәдис, хәтере калган кыяфәттә артка чигенә-чигенә, ишек төбендәге юан аяклы терәүсез утыргычка лап итеп утырды. А.Вергазов. Хәтер капчыгы 1) Хәтер; күңел. Ул барысын да күңеленә сеңдерә, хәтер капчыгына тутырып бара. Р.Миңнуллин. Кайчандыр, бик күп еллар узгач, күңелеңнең иң моңсуланган бер чагында, дөньядан күңелең кайткан, кешеләргә, дусларыңа, сөеклеңә ышанычыңны җуйган бер мизгелдә шуларны хәтер капчыгыңнан тартып чыгарырсың. Х.Ширмән; 2) Хәтере бик яхшы булып, күп истәлекләрне күңелендә йөртә, бик күп мәгълүматны исендә тота торган кеше. «Хәзер, ниндидер бер датаны әйтсәләр, шул көнне миңа бәйле нинди хәлләр булса, шулар күз алдыма килә дә баса», – ди «хәтер капчыгы»на әйләнгән ханым. Ватаным Татарстан. Хәтер кырылу к. хәтер калу. – Монда соң кәләпүш кайдан килсен, – дип, үзенең дә хәтере кырылгандай, сөйләнә-сөйләнә чыкты әтисе. Ф.Хөсни. Әнә бит ул картлар күңеле нинди! Юктан да хәтерләре кырылучан. Х.Кашапов. Хәтер сандыгы 1) к. хәтер капчыгы. Әсәрләремне беркайчан да яттан белмәдем, әмма әлеге артистларның хәтер сандыгына унар хикәям сыйган. Ватаным Татарстан. Рәмзия Гайфуллинаның хәтер сандыгында тормышында булган бик күп истәлекле вакыйгалар саклана. Кызыл таң; 2) Сәнгать, әдәбият, тарих һ.б.ш.га караган күптөрле мәгълүматлар, чыганаклар саклана торган фонд, база, урын. Аларның күңелләренә уелып калганнары бүген дә Татарстан радиосының хәтер сандыгы – алтын фондында саклана һәм, даими хәрәкәткә китерелеп, эфирдан яңгырап тора. Р.Фәйзуллин. Музейларны хәтер сандыгы дип юкка гына әйтмиләр шул. Мәйдан. Хәтер өчен (генә) Кемнең дә булса күңеле булсын өчен; үпкәләтмәс, рәнҗетмәс, күңелен табу өчен. Диләфрүз аңа: «Шүрәле»гә бер артык билетым бар, барырга теләмисезме?» – дигәч, ул аның хәтере өчен генә риза булды һәм, театрга барган чагында гына: «Ни өчен Диләфрүзнең бер билеты артып калган?» – дип уйлады. Г.Әпсәләмов. Клара, карт кешенең хәтере өчен генә аны тыңлаштырса да, барыбер үзенчә уйлый иде. Ә.Еники. Хәтер саклау Үпкәләтмәскә, күңеленә тимәскә, кәефен бозмаска тырышу. Бәхәсләшкән чагында артык нечкәләп тормас, хәтер дә сакламас, йомшаклык та күрсәтмәс – хакыйкатьне ярыр да салыр. Г.Әпсәләмов. Үз теләгемә каршы килеп булса да, көне буе синең хәтерне саклап йөрим, җитәр! А.Гыйләҗев |