ХӘТЕМ и. гар. 1) Хатның азагында имза урынына басыла торган тамга 2) Коръәнне, багышлап, ахырына кадәр укып чыгу, Коръән чыгу. Әбелмәних майламаган арба шыгырдавына охшаган тавыш белән мәетләр рухына хәтем укый башлады. Г.Әпсәләмов. Бөтен муллаларны җыеп хәтем укыттым. Р.Әмирханова // сөйл. Гомумән Коръәннән берничә аять уку. У л кара конверт килгән йортка кереп хәтем укый, гүр садакасы ала. Һ.Такташ. --- биш-алты кеше чакырып кына хәтем укыталар. Милли-мәдәни мирас 3) Коръән аятьләре укыла торган сый мәҗлесе; Коръән ашы. Шул уңай белән янәшә-тирәдәге муллаларны, хәлфә, шәкертләрне хәтемгә чакырдым. Т.Гыйззәт. Карача вәзирнең уллары кайгысыннан җиңеләер хәлгә килгәнен күреп, аның белән Күчем хан үзе дә, сәед-шәехләр дә сөйләшеп карады, берничә тапкыр Коръән укытып, хәтем ашлары уздырдылар. Ф.Бәйрәмова ◊ Хәтем әйтү Коръәнне тулысынча укып чыгып, багышлау. Ул да Тукай мәрхүмгә багышлап мәчетләрдә хәтем әйтте. Г.Исхакый. Хәтем чыгу к. хәтем әйтү . Әкрәм кари әнә шулай хәтем чыга башлады. М.Галәү |