ХӘТӘР с. гар. 1. 1) Куркыныч, начар, яман, хәвефле. Эшнең хәтәр борылыш алуын Фәннур сиземләп өлгергән иде инде. А.Гыймадиев. Гүя мин ниндидер хәтәр җинаять эшләгәнмен дә, алар мине хөкем итәләр. А.Вергазов 2) Бик усал, кызу, дуамал; башкалар куркып тора торган. Рәис хәтәр кеше иде, элек райкомда эшләгәндә гаеп-кыегы чыгып, аны иң фәкыйрь колхозларның берсенә баш итеп җибәргәннәр. А.Гыйләҗев. Синең ише хәтәр кеше белән бергә яшәү – үзе бер юаныч, үзе зур дан. В.Имамов 2. и. мәгъ. 1) Куркыныч, бәла-каза, бәхетсезлек. Хәтәр, хыянәт, фаҗига сине монда атлаган саен көтеп тора. А.Хәсәнов. Урманнан чыгарга ярамый: анда үлем көтә, хәтәр сагалап тора. К.Кәримов 2) Бик усал, кызу, куркыныч, дуамал кеше. Иптәш начальник, аеруча хәтәрләрне алып килдек. И.Салахов. – Карабрак йөр, бабай, – диде ир. – Ул хәтәрләр сытып китәргә дә күп алмаслар. Р.Батулла 3. рәв. мәгъ. 1) Куркыныч рәвештә, хәвефле итеп. Күпме булса дәртең, шулкадәрле Хәтәр оча дошман уклары. И.Сабиров. Мылтык тавышлары, этләрнең хәтәр өрүе, исерекләрнең ачы сүгенүе бергә җыелып, Сайдәнең аң-зиһенен томалап алды. Г.Гыйльманов 2) Бик нык, бик каты, хәйран, шактый, сизелерлек итеп. Һе, тимер челтәрле коймалар белән дә әйләндереп алгач, ихата дигәнең хәтәр бөтенәеп, җыйнакланып киткән икән бит, күз генә тимәсен. В.Имамов. Тартуын тартты Наил, тик соңыннан үзе дә үкенде: хәтәр авырттырды бугай – ыңгырашып өлгермәсә дә, малайның күзләреннән яшь атылып чыкты. К.Кәримов 3) Бик, шактый дәрәҗәдә, искиткеч. Уенда каймак та, эремчек тә калмады, тыштан хәтәр затлы күренгән табылдык бар булмышын биләде. А.Әхмәтгалиева . – И-и, кызым, хәтәр тәмле икән бит бу! – диде ул, бер-бер артлы юа үсентеләрен каба-каба. А.Фәләх 4) Шәп итеп, яхшылап, кәттә, сокланырлык дәрәҗәдә. Шулай да үзе бик таза, җәй буе көтү көтә, чыбыркыны бик хәтәр шартлата. Г.Бәширов. Карап торуга болай ук хәтәр бии торган кеше дип уйламассың үзегезне. З.Хәким 5) Эре кыяфәт чыгарып, башкалардан өстен булырга тырышып. Базык гәүдәле, трикосына буяу таплары төшкән егерме биш яшьләрдәге егет барысыннан да хәтәр кылана. А.Вергазов. Чум-чум атлап хәтәр йөри идек, Кызган кабак төше чертләтеп. И.Гыйләҗев 4. хәб. мәгъ. Яман, начар, куркыныч, яхшы түгел. Олы кешегә кинәт җил кагылса, хәтәр! А.Гыйләҗев. Назимовка бик авыр иде, ләкин бәхәскә керү дә хәтәр: тавышка кешеләр килүе бар. Г.Әпсәләмов |