ХӘТ и. гар. Чик. Аллаһ тарафыннан куелган чикләрне (хәтне) бозу иң зур гөнаһлардан санала. Казан утлары. Чөнки әйтәсе инде әйтелгән, язасы да хәттин күп язылган. З.Мурсиев. Агай боларның барысыннан да канәгатьлек тоеп, чын хуҗаларча сөйләнә-сөйләнә мич ягып йөргәндә: – Хәттин зур кайгың бармы соң, олан? Н.Гыйматдинова ◊ Хәттин ашу Чамадан узу, чиксез күп булу. Гомумән, Ансарда хыяллар җитәрлек инде, хәттин ашкан. Р.Фәизов. Аның бөтен яшәешен җентекләү – кирәксез эш, аерым кешеләрнең кызыксынучанлыгы хәттин ашарга мөмкин – аңа һич тә юл куярга ярамый... Т.Әйди. Хәттин узу к. хәттин ашу. Кәләпүш тә бик тузган, Бүрек тә хәттин узган. Г.Камал |