ХӘСТӘРЛЕК и. Хәстәрләү эшләре, төрле хәстәрләр. Тизрәк араны җайлап, туйга хәстәрлек башларга иде бит. Н.Гыйматдинова. Һәр елның сентябрендә Литфонд идарәсенә үтенеч хатларын һәм шуңа өстәлгән документларны илтеп тапшыру өчен, ел башыннан ук хәстәрлек эшенә керешә идем. Г.Бәйрәмова ◊ Хәстәрлегенә керешү к. хәстәренә керү. Туй хәстәрлегенә керешкән вакытта ятакка калды ул. Шәһри Казан. Хәстәрлек күрү к. хәстәрен күрү. Кар калынайганчы, киселгән бүрәнәләрне авылга кайтару хәстәрлеген күрергә кирәк иде. Г.Гыйльманов. Алдан хәстәрлек күрмәве – сумка алмавы өчен үзен сүгә-сүгә, бер кочак китап күтәреп кайтып килеше иде. Г.Әдһәмова |