ХӘСТӘРЛӘ’Ү ф. 1) Берәр нәрсәне кору, җыештыру, көйләп җибәрү һ.б.ш. өчен кирәк булган эшләрне эшләү. Ул җитез-җитез атлап, мәтрүшкәле чәй хәстәрләргә кереште. Г.Әдһәмова. Тиз-тиз кузгалып, ул кунакларга өстәл хәстәрләде, ачык йөз белән хөрмәт күрсәтте. З.Мурсиев. Мунча хәстәрләп, мунча керү түгел, чишенеп тә торасы килмәгән көннәрем күп була. Ф.Садриев 2) Әзерләү; алдан ук әзерләп, барлап, рәтләп, әзер хәлгә китереп кую. Ядкарь буяу пумалалары табып куя, Гамил белән Таймас олифа алып кайталар, Рәүф үзе шпангоутларны почмактан беркетә торган тимерләр хәстәрли. А.Тимергалин. --- Радмирның ике кызына ике шәһәрдә хәстәрләгән фатиры һәм ике машинасы Фәзилә өчен чүп кенә – фил янындагы чебен генә иде. Г.Мирһади 3) диал. Карау, тәрбияләү. «Чүлдә агачлар да, аларның җимешләре дә сабый баланы карагандай хәстәрләп үстерелә», – диде, әллә көнләшеп, әллә горурланып. Шәһри Казан. Без – синең атаң-анаң, сине тудырдык, сөеп, хәстәрләп үстердек; син аякта йөри башлап, телең чыгып «әни, әти» дигән сүзеңне ишетеп, бик сөенештек ---. Туганайлар Хәстәрләп алу Тиз генә, кыска вакыт аралыгында хәстәрләү. Эреләнеп киткән Троцкий урындыгына сөялеп атынырга ук керешә, аягын аякка атландырып, куллары белән хром итек кунычын хәстәрләп ала. Минем эш эшләнгән, янәсе. Р.Мөхәммәдиев. Тиз генә хәстәрләп алган шушы табын аңа гаилә, дөресрәге, булачак гаилә тормышларының кечкенә генә бер мизгелен күзалларга мөмкинлек бирә шикелле. Ә.Сафиуллин Хәстәрләп бетерү Барысын да хәстәрләү, тулысынча хәстәрләү. Фатыйма белән Роза табынны хәстәрләп бетергәннәр иде. Р.Гаязетдин. Барысын берьюлы хәстәрләп бетерсәң, үләсе генә кала ич. Р.Мулланурова Хәстәрләп җибәрү Бераз, берникадәр хәстәрләү. Менә эшкә башлап, өс-башларыңны хәстәрләп җибәрсәң, өйләндерәбез үзеңне. Ш.Маннур Хәстәрләп йөрү Күптәннән бирле хәстәрләү; даими, озак вакыт хәстәрләү. Ул, Киевтан Венгриягә ял итәргә генә качмый, башта Венгрия, аннан соң Польша корольләре белән татарга каршы коалиция оештыру ягын хәстәрләп йөргән булган. И.Хуҗин. Нәфисә Хәлимнең яңа бура хәстәрләп йөрүенә бер куанды, бер борчылды. Г.Гыйльманов Хәстәрләп карау Хәстәрләргә омтылу, хәстәрләргә тырышу. Ерганак-чокыр тирәләрен хәстәрләп караганнар, ярларда вак-төяк чаукалыклар калкынган. А.Гыйләҗев Хәстәрләп килү Электән үк хәстәрләү. Күптән карап торган, хәстәрләп килгән чыршысы да бар. Р.Мөхәммәдиев Хәстәрләп кую Алдан ук хәстәрләү. Хәстәрләп куйган чыбык-чабыктан учак үрләтеп җибәрделәр. А.Тимергалин Хәстәрләп тору Хәзер хәстәрләү; даими, гел хәстәрләү. Әллә соң барысына төкереп, кайтып, аш хәстәрләп торыргамы?.. М.Хәбибуллин. Нуриевның баш очына куелган тере чәчәк бәйләмнәре, гөлләргә ишарәләп сорап куйдым: – Боларны кем китерә, кем хәстәрләп тора шулай? Р.Мөхәммәдиев Хәстәрләп чыгу Берсен дә калдырмыйча, барысын да хәстәрләү. Бүлмә буенча йөренеп, үз әйберләрен хәстәрләп чыкты. Н.Гариф Хәстәрли башлау Хәстәрләргә керешү. Әйләнеп керде һәм, күңелле генә сөйләнеп, кунаклар өчен чуклы сөлге, алмаш киемнәр салынган төенчек хәстәрли башлады. Р.Низамиев. Ул йөгереп барып чәй куйды, өстәл хәстәрли башлады. З.Хөснияр Хәстәрли тору Әле хәзерге вакытта хәстәрләү; берәр хәл булганчы хәстәрләү. «Әй бала, бала, урам буйлап җил куып йөргәнче, йорт-җирне караштырып, утынын-суын хәстәрли торсаңчы!» – дигән шелтәле сүзләрне ишеткәндәй булды ул. Л.Хәмидуллин. Син, бар, үз эшеңне хәстәрли тор, ә без Фаһман абый белән станокны маташтырып карыйк. З.Мурсиев |