ХӘСТӘР и. фар. Берәр нәрсә эшләргә җыенганда алдан күрелә торган әзерлек; билгеле бер вакыйга алдыннан яки билгеле бер вакыт җитү белән башкарыла торган һәртөрле әзерлек чаралары; мәшәкать. Борчуларның шундый кайнап торган бер мәлендә туй хәстәре башланды. Г.Бәширов. Гали Даутович шуңа бик куанып-канатланып, ниһаять, безне дә орышырга түгел, мактарга киләләр, дип, кунакларны лаеклы каршылау хәстәре белән мәшгуль иде. В.Нуруллин

Хәстәренә керешү к. хәстәренә керү. Кавидан курку башларыннан чыкмаса да, хәстәренә керешкәч, уйлары каядыр китеп юк булды. З.Зәйнуллин. Мин юктан файдаланып өйләнергә җыенуын да ишеткәч, «ятып калганчы, атып кал» дип, Хәйдәрне тиз арада үзенеке итү хәстәренә керешкән. Ф.Тарханова. Хәстәренә керү Берәр нәрсә турында алдан кайгырта башлау. Әти, кайткач ук хәстәренә керәм, әлбәттә, булышырмын, дип ышандыра. А.Хәсәнов. «Үзенә пар эзлидер, нәсел үрчетү хәстәренә кергәндер», – дип юрадык. Ә.Моталлапов. Хәстәрен күрү Нәрсәгә дә булса алдан әзерләнү; нәрсәне дә булса алдан кайгыртып, әзерләп кую. Рәт белгәннәре үзләре дә буш кул селкеп йөрмиләр, алдан ук хәстәрен күреп куйганнар, шулай җыйнаулашып мәш киләбез, иртә таңнан ризык-мазарын төйнәштереп көймәләргә төяләбез дә Иделгә, Казан диңгезен чуарлаган бәләкәй яшел утрауларга кереп китәбез. А.Гыйләҗев. Дөнья хәлен белеп булмый, хәстәрен алдан күреп таныша торабыз. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә