ХӘСРӘТЛЕ с. 1) Хәсрәте, кайгысы, авыр уйлары булган, бәхетсезлеккә төшкән. Үлем түшәгендә яткан, болай да нишләргә белмәгән хәсрәтле кешеләрне мәкерле тырнакларына эләктерергә йөрүче козгыннар янәшәбездә икән бит! Д.Гыйсметдин. Хәсрәтле хатын буылды, ул тешен кысты, чытырдатып күзләрен йомды. Р.Камал

2) Хәсрәт, кайгы тулы, үтә борчулы (вакыт тур.). Берәүгә әйтмәсә дә, ана күңелендә җылы бер өмет бар иде: инде шундый хәсрәтле көннәрендә улы, килен белән кайтып төшеп, аны куандыра алмасмы, дип уйлый иде. А.Гыйләҗев. Апаның хәсрәтле елы, аңа да сердәш булырсың. Р.Мулланурова

3) Эчке авыр хисләрне, хәсрәтне, газапларны чагылдыра торган; бик моңсу, сагышлы, кайгылы. Бу сүзләрне Мансур бик тирән хәсрәтле тавыш белән әйтте. Г.Әпсәләмов. Әйдәле, Сәрвәр, әйдәле, Сәрвәр, мин сиңа өй салдым бит, барып кара инде, дип, миңа кат-кат әйтәсең, имеш, – дип көрсенде яңагына таянып утырган хуҗабикә, хәсрәтле күзләрен иренә төбәп. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә