ХӘСРӘТЛӘНҮ ф. Борчылу, кайгыру, пошыну. «Бу яртылаш җимерек өйдә яшәп буламы соң?» – дип хәсрәтләнде бугай. Н.Дәүли. Баксаң, ул чын йөрәктән бала өчен хәсрәтләнә икән лә! М.Маликова Хәсрәтләнә башлау Хәсрәтләнергә тотыну. Шулай да, Гыйльметдин үз теләгенә ирешүенә шикләнми, «берәр җае чыгар әле» ди, аның өчен хәсрәтләнә башлаган кызны тынычландырып. Ф.Әмәк. «Син әле кайчаннан бирле башкалар өчен хәсрәтләнә башладың?» – дип шукланырга маташты Әсфәндияр. Җ.Рәхимов Хәсрәтләнеп алу Кыска бер вакыт хәсрәтләнү. Сүз уңаенда Исмәгыйль абзый өчен бераз хәсрәтләнеп тә алдылар. Ф.Яхин Хәсрәтләнеп бетү Бик нык хәсрәтләнү. Кызын уйлый-уйлый хәсрәтләнеп бетте инде ул. Р.Вәлиева Хәсрәтләнеп йөрү Озак вакыт хәсрәтләнү; гел, һәрвакыт хәсрәтләнү. Баксаң-күрсәң, бөтенләй юк өчен хәсрәтләнеп йөрисең икән, Өлфәт! В.Нуруллин. Гөлнисаны уйлап хәсрәтләнеп йөрмә. Л.-Х.Таналин Хәсрәтләнеп кую Бераз хәсрәтләнү; алдан ук хәсрәтләнү. Алдан хәсрәтләнеп куйма әле. Сөембикә. 18 яшькә хәтле әллә никадәр гомер бар әле, алдан ук хәсрәтләнеп куймыйм, дип тынычландырдым үземне. Туганайлар Хәсрәтләнеп тору Озак, һәрвакыт, даими рәвештә яки хәзерге моментта хәсрәтләнү. Әйе, үзебез ана яки ата булмыйча торып, аларның балалары өчен ут йотып, ул-бу була күрмәсен дип һәр адымын күзәтеп, авырып китсәләр – төннәр йокламыйча хәсрәтләнеп торуының сәбәбен аңлап җиткермибез шул. Ф.Тарханова Хәсрәтләнеп яту сөйл. к. хәсрәтләнеп тору. Институт тәмамлаган малайлары өчен дә хәсрәтләнеп ятмасыннар әле. М.Миншин |