ХӘСРӘТЛӘНДЕРҮ ф. Хәсрәтле итү, кайгы-борчу китерү. Ләкин таба алмавы аны борчуга сала, хәсрәтләндерә. М.Хәсәнов. Бу сорау яшьләрнең үзләрен генә түгел, беренче чиратта аларның әти-әниләрен, якыннарын да хәсрәтләндерә. Татарстан яшьләре

Хәсрәтләндереп бетерү Тәмам хәсрәтләндерү, бик нык хәсрәтләндерү

Хәсрәтләндереп тору Әледән-әле яки хәзерге моментта хәсрәтләндерү. Анысы татар зыялыларын, укымышлыларын дистәләрчә еллардан бирле борчып, хәсрәтләндереп торган мәсьәләгә – Буби мәдрәсәсе тарихына багышланган иде. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә