ХӘСРӘТ и. гар. 1. 1) Авыр кайгы, зур көенеч, тирән борчылу, әрнү хисе. Хәсрәт хәсрәткә охшамый, баш хәсрәттән бушамый, дигәндәй, Газинурның үз башына үз теләге белән алган хәсрәт бу. А.Хәсәнов. Синең шатлыгың да, хәсрәтең дә яшерен. Г.Бәйрәмова

2) Бәла-каза, бәхетсезлек, тирән кайгыга сала торган вакыйга. Шул фикерле, шома егетебез Безгә күпме хәсрәт китерде. И.Юзеев. Бер хәсрәт берләштергән ике ата озак утырдылар. Г.Галиева

3) «Җан көеге», «имгәк» мәгънәсендә ачулану, тиргәү сүзе булып кулланыла. Әй, хәсрәт, тот, күп телеңә салынма! Х.Камалов. Син, тере хәсрәт, Айсылуны кем үтерде? Р.Сәгъди

2. с. мәгъ. кимс. Эшен бик яхшы башкармый торган, башкаларга борчу-мәшәкать тудыра торган; хәерсез, мескен. Көчем җитмәгәнне күреп, теге хәсрәт балыкчы да булыша башлады! З.Мәхмүди. Үзең гаепле бөтенесенә дә, хәсрәт укытучы! Р.Камал

◊ Хәсрәт капчыгы Борчу-хәсрәте күп булган, башкаларны да борчуга сала, мәшәкать тудыра торган кеше. Шәехгалинең хәсрәт капчыгы икәнен белә торып, һаман шуны төртергә тырыша бу Василий ---. М.Әмирханов. Хатын: «Йөрисең инде, хәсрәт капчыгы, илле икегә җитеп бер китап чыгара алмыйча», – ди. А.Хәмзин. Хәсрәткә бату Кайгыру, борчылу; нинди дә булса кайгыга, борчу-мәшәкатькә дучар ителү, хәсрәтле булу. Ул көннәрдә әнинең күз яшьләре түгеп, хәсрәткә батып йөргәне хәзер дә бик яхшы хәтеремдә. В.Нуруллин. Әмма Хәдичә, әллә нинди изге бер көнчелек һәм кайгыртучанлык белән, аның нишләп йөргәнлеге хакында уйлап хәсрәткә бата. Ф.Яхин. Хәсрәткә батыру к. хәсрәт утына салу. Үзен бәхетле итәм дип, мине дә, үзен дә хәсрәткә батырачак бит, хәсрәткә батырачак. Р.Харис. Хәсән Сарьян иҗат иткән мәһабәт гәүдәле геройлар, кырау суккандай, аналарын хәсрәткә батырып, якты дөньядан китеп бара. Р.Рахман. Хәсрәткә төшү к. хәсрәткә бату. Икебез дә тирән хәсрәткә төштек, мәктәп иминлеге өчен дә курка башладык. А.Гыйләҗев. Хәсрәттән башы чыкмау Бик күп кайгы-хәсрәт күрү. Ни хикмәттер, хәсрәттән башы чыкмаган, фани дөньядан бик яшьли китеп барган, әмма кыска гына шул гомерендә дә искиткеч әйбәт вә камил әсәрләрен безгә мирас итеп калдырган шагыйрьнең пластик образын табу мәшәкате, иҗади эзләнүләр белән мавыгып китү нәтиҗәсендә бераз онытыла, кайгылы кара уйлардан акрынлап арына башлаган сыман булды. К.Миңлебаев. Хәсрәт төенчеге к. хәсрәт капчыгы. Бүрек белән яулык дигән була, хәсрәт төенчеге, – дип, ирен читләре кыяр-кыймас кына җәелде Кәрләбикәнең. Л.Закиров. И-и, җаным, яшьнеке яшь шул, куллары да мамык шикелле, дигән була, хәсрәт төенчеге. Безнең гәҗит. Хәсрәт утына салу Борчу-мәшәкать тудыру, кайгы-хәсрәт китерү. Ни хакым бар иде минем әниемне мондый хәсрәт утына салырга, әтиемне яртылаш картайтырга? Ә.Еники. Хәсрәт утында яну Бик нык кайгыру, борчылу. Мәрьямбану иртәгәсе көн өчен хәсрәт утларында янмыйча, бүген булганына сөенеп, шөкрана кылып яшәргә өйрәнде. Ф.Бәйрәмова. Илсөяр кияүгә чыгып Казанга киткәч, ул, хәсрәт утында янып, айнымады да диярлек. З.Мәхмүди. Хәсрәт чигү Борчылу, кайгыру, хәсрәтләнү. Юктыр, менә ул гомер иткән картына эчәргә дип сөт җылытып йөри, аның авыруына, чын күңелдән булса кирәк, хәсрәт чигә, бүлмә тактасының теге ягында ул мышык-мышык елап та ала, Вәли карт моны ишетеп ята, дәшми... М.Мәһдиев. Уңышларыбыз булса да шунда җыелып шатланабыз, хәсрәтебез булса да шунда бергә хәсрәт чигәбез. С.Ибраһимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә