ХӘСИТӘ и. гар. этн. Хатын-кызлар өчен алтын-көмеш акчалар, ука һәм төрле кыйммәтле ташлар белән бизәлеп, күлмәк өстеннән күкрәккә киеп куела торган затлы бизәнү әйбере. Чынаяктай ак муенында гәрәбә төймә, хәситәсендә асылташлар җемелди, беләзеге күзне тартып тора. М.Хәбибуллин. Егерме беренче елгы ачлык вакытында шул хәситәсенең алтын-көмеш тәңкәләрен кайдадыр икмәккә алыштырып, ярты авылны ач үлемнән алып калган, дип сөйлиләр иде аны. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә