ХӘСИС с. гар. кимс. 1. Әшәке, начар, түбән, шакшы. Гомер буе яхшылык кыл – хәсис бәндә Юк бер үпкә өчен барсын ташлар сызып. Р.Корбан. Хәсис затның йөзен ачкач, күңелемә шик килде, – болай әйтеп, Җирнең үзен үпкәләттем шикелле. З.Мансуров 2. и. мәгъ. Әшәке, начар кеше. – Аһ, нәләт! Аһ, хәсис! – дип чәчрәп чыга моңа кадәр көчкә түзеп торган Светлана. Э.Шәрифуллина. Хурлыгыннан авылдан ук чыгып сызган, хәсис. З.Мәхмүди |