ХӘРЕФ и. гар. Авазның язудагы бирелеше, аваз тамгасы, аваз билгесе. Алфавитның башка хәрефләре – Һәммәсе дә минем дусларым. И.Юзеев. Бик мавыктыргыч – хәреф тезеп, сүз төзеп уйныйсың. С.Шәрипов ◊ Хәрефкә хәреф 1) Сүзен сүзгә. Утызынчы елларда – иҗадилык хупланмаган, инструкцияләргә, догмаларга ябышып яткан елларда – бу шаукым хәрефкә хәреф тәрҗемә итүгә, ягъни механик ысулга ябышын яту чиренә китерде. И.Низамов. Бу органнарның татарча исеменә русларныкындагы «по»ны хәрефкә хәреф, сүзгә сүз тәрҗемә итүдән генә килеп кергән. Кызыл таң; 2) Җентекләп, төгәл итеп, детальләп. Булган хәлне хәрефкә хәреф сөйләп бирү. Хәрефкә хәрефне ялгый белү Аз-маз укый-яза белү. Хәрефкә хәрефне ялгый белә башлаган идек, егетләребез безне өйрәтеп тә тормыйлар. М.Әмир. Хәрефкә хәреф туры килү Нәкъ, төгәл, дөрес булу. Художество әсәрләрен тәрҗемә итү ул – хәрефне хәрефкә туры китереп, механик рәвештә сүзне сүзгә аударып утыру дигән сүз түгел. М.Җәлил. Галим үзе әйткәнчә, тәрҗемә сүзгә сүз, хәрефкә хәреф туры китерелгән булса да, ичмасам аз гына да төп нөсхәгә якынлаша алмый, аның кабатланмас аваз симфониясен, кешеләрдә күз яше чыгарырлык хәйран калу, гаҗәпләнү тудыра алмый. М.Галләм. Хәрефкә ябышып яту Мөһим мәсьәләләрне аңламыйча, вак-төяккә күбрәк игътибар юнәлтү; ваклану; артык вак эш белән шөгыльләнү. Әлегә дини текстның мәгънәсенә төшенмичә, хәрефкә ябышып яту күзәтелә. Мәдәни җомга. Хәрефкә ябышып ятучы Эшнең, мәсьәләнең тышкы ягына, вак-төякләренә игътибар итеп, аның төп мәгънәсенә, асылына зарар китерүче; формалист. Хәрефкә ябышып ятучылардан тагын нәрсә көтәсең инде... Идел. Хәреф колы к. хәрефкә ябышып ятучы. Бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнергә тиешле татар укытучысы хәзер тел мәсьәләсендә иң консерватор даирәгә әйләнде – гомер буе эшләмәгән эшкә дә хисап яздыртып, кәгазь чаралар үткәртеп аның теңкәсенә тиеп, хәреф колына, рәсми инструкцияләргә табынучыга әйләндерделәр, ул алга карауны, яңалыкларны хуплауны үзенә артык хезмәт, мәшәкать дип санарга күнеккән. Ватаным Татарстан. Республика җитәкчесе әлеге хәлне «формальлектән котылу, хәреф колы булудан туктау» дип бәяләде. Туган як. Хәреф тану Бераз укый белү. Абыстайга йөрүче сирәк кызларга гына хәреф тану, мөстәкыйль укуны үзләштерү рөхсәт ителгән. Л.Хәмидуллин. Кырык яшьлек хәзрәт мулла гына түгел, ярты авылның хәреф танырга өйрәткән хәлфәсе дә иде шул! Г.Әдһәмова |