ХӘРДӘЛ и. гар. к. горчица. Мендәр астына кыстырып куелган ят маузер, ипи телеменә сыланган хәрдәл – горчица шикелле, ул уйларга нервларны кытыклый торган аерым бер хасият өстәде. Т.Әйди. – Әй углым, – диде Локман, – (игелекме ул, яманлыкмы) кылмышың хәрдәл (гәрчич) бөртеге хәтле генә булып, ул да тау кыясына яки күкләргә, яки җир астына яшерелгән булса да, Аллаһ (Кыямәттә) аны синең каршыңа чыгарып куяр. Р.Батулла |