ХӘРБИЛӘШҮ ф. 1) Сугыш шартларына җайлашу, сугыш ихтыяҗларын тәэмин итүгә күчү. Завод-фабрикалар хәрбиләшү

2) Хәрби формага керү, хәрбиләрчә эш итү, хәрбиләргә хас гамәлләр кылу. Хәрбиләшкән яшь егетләр

3) Хәрби хезмәткә керү, хәрби кеше булып китү. Шишмә, Зәй сулары аралыгына күчерелгән ул ярым хәрбиләшкән «казак»лар авылларының оешкан төстә берничә полкка берләшүе мәгълүм. Л.Хәмидуллин

Хәрбиләшә бару Вакыт узган саен ныграк хәрбиләшү. Шулай итеп, Русия елдан-ел хәрбиләшә бара. М.Хафизов. Иван Рыбкин хакимиятнең «хәрбиләшә баруына» борчылуын белдерә. Татарстан яшьләре

Хәрбиләшә төшү Тагын да хәрбиләшү

Хәрбиләшеп бетү Бик нык хәрбиләшү, тәмам хәрбиләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә