ХӘРБИЛӘШТЕРҮ ф. 1) Сугыш шартларына җайлаштыру, сугыш кирәк-яраклары җитештерүгә күчерү, милитаризацияләү. Хәрбиләштергән леспромхозда урман кисүче әнием, сугыш беткәнчегә кадәр, ай саен «военный паёк» ала иде. Ф.Сафиуллин. Сәнәгатьне хәрбиләштерү

2) Нәрсәне дә булса хәрби хәлгә, формага кертү, хәрбиләрчә итү. Егетләр хәзергә өс-башларын хәрбиләштерүне дәвам иттерделәр. Г.Гобәй. Экспертлар, кризис вакытында дәүләт җитәкчелеген хәрбиләштерү бара, дип саный. Л.Харрасова

Хәрбиләштерә башлау Хәрбиләштерергә тотыну

Хәрбиләштереп бетерү Барысын да хәрбиләштерү, тулысынча хәрбиләштерү, хәрбиләштерүне төгәлләү. Заводны хәрбиләштереп бетерү

Хәрбиләштереп килү Озак вакытлар дәвамында аз-азлап хәрбиләштерү. Сәнәгатьне хәрбиләштереп килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә