ХӘРБИЛӘ’РЧӘ рәв. Хәрби кешеләр кебек; хәрбиләргә хас булганча, гаскәриләрчә. Хәзер, зонага баш агроном итеп билгеләнгәч, армиядә бер көн хезмәт итмәвенә карамастан, бер кулын чигәсенә күтәреп, хәрбиләрчә саубуллаша башлаган. Г.Әпсәләмов. Хезмәт тәмам! Өйгә кайтыш, Аяклар җиргә тими. Хәрбиләрчә атлаганда, Кайтасы юл сизелми. Х.Бәдигый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә