ХӘРБИ с. гар. 1. 1) Армия хезмәтендәге; армиядә хезмәт итү белән бәйле; гаскәри. Хәрби ир башына яшел пилотка кигән, анда кызыл йолдыз янып тора, өстендә яшел гимнастёрка, галифе чалбар, аягында – олы юл тузанына чумган күн итек. Н.Каштанов. Өч шакмаклы башлык кыңгырау шалтыратуга, бүлмәгә әзмәвердәй гәүдәле ике хәрби кеше килеп керде. В.Имамов 2) Армия белән бәйле, хәрби эшләр өчен билгеләнгән; гаскәриләргә караган, алар өчен эшләнгән. 11 сентябрьдә Ташкенттан хәрби поезд белән чыгып китеп, 14 сентябрьдә иртән Фрунзе Көньяк фронтның штабы урнашкан Харьков каласына килеп җитә. З.Зәйнуллин. Кайчандыр хәрби самолётлар өчен катлаулы электроника җитештергән, озак еллар гөрләп эшләп торган, заманында үзем дә хәтсез хезмәт куйган завод территориясенә эләгеп, андагы хәрабәләргә әйләнгән цехларны күргәч, көчле тетрәнү кичергән идем мин. Н.Шәрифуллин 3) Шул юнәлештә белгечләр, гаскәриләр әзерли торган. Аннары Мөнирә ят бер тавыш белән: – Хәрби мәктәпкә китү фикереңне үзгәртмәдеңме? – дип сорады. Г.Әпсәләмов. Алсаф, әтисе кебек үк, хәрби училище тәмамлаган, бераз хезмәт итеп тә өлгергән икән һәм, көтмәгәндә, биредәге хәрби комиссариатка эшкә килеп урнашкан. З.Мурсиев 4) Сугыш кирәк-яраклары, оборона кораллары җитештерә торган. Әнвәр абый Казанга барып, хәрби заводта токарь өйрәнчеге булып эшләргә урнашып кайтты. А.Хәсәнов 2. и. мәгъ. Армия хезмәтендәге кеше; хәрби кеше, гаскәри. Илдарның гәүдәсен китерә килгән хәрбиләр әллә ни аңлатып маташмадылар. А.Әхмәтгалиева |