ХӘРӘМЛӘШҮ ф. 1) Алдау, ялганлау. Берничә көн алдан җыелды, дип языла икән, монда хәрәмләшү юк. Х.Камалов. Җирдәгеләр сайлауларда хәрәмләшә, саклан, Онык! Н.Гыйматдинова 2) Хәйләләү. Гыйбадулла чулак, чөгендер төсле кызыл танавын селкетә-селкетә: – Хәрәмләште, хәрәмләште! Нәселе шундый, хәйләкәр! Хәрәмләште! – дип акыра. А.Гыйләҗев. Бу көрәштә кагыйдә юк: Хәрәмләш, аяк та чал. Ф.Яруллин Хәрәмләшә башлау Хәрәмләшергә тотыну. Бераз хәрәмләшә башласалар: – Булдыксызлар! – дип кычкыра ул, таягын болгап. – Һаман уртада кайнашмасагыз!.. Ф.Җамалетдинова Хәрәмләшеп алу Тиз арада хәрәмләшү. Ярый, бераз хәрәмләшеп алдык та − җиткән. А.Баймөхәммәтов Хәрәмләшеп карау Хәрәмләшергә тырышу, хәрәмләшү алымын сынау. Хәрәмләшеп тә карадым − Тик барыбер ул җиңде. Ә.Моталлапов. Тик апалар, абыйлар Чүлмәк вата алмыйлар: Хәйләләшеп карыйлар, Хәрәмләшеп карыйлар, Чүлмәкнең кайдалыгын Белергә тырышалар, Күрергә тырышалар. Р.Миңнуллин Хәрәмләшеп тору Әле, хәзерге вакытта хәрәмләшү; әледән-әле, даими хәрәмләшү. Картаеп беткәч кенә хәрәмләшеп тормам инде. Ә.Галиев Хәрәмләшеп яту сөйл. Озак вакыт дәвамында хәрәмләшү. Ә монда Гелашвили хәрәмләшеп ята. И.Диндаров |